Әсгать Сәфәров: Кеше кайгысыннан шоу ясарга түгел, җәмгыятькә мәгълүмат җиткерергә кирәк
Бүген Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә төрле фаҗигаләрдән шоу ясамаска киңәш итте. Бу хакта ул «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте.
«Фаҗигаләрне яктыртканда профессиональ караш булырга тиеш. Журналистлар еш кына мәгълүмат җиткерер урынга фаҗигаләрдән шоу ясау белән шөгыльләнә. Фаҗига очраклары сәгать саен яңа нечкәлекләре ачыклана барган сериалга әйләнә, шок сүлпәнәя, көч куллану гадәти нәрсә кебек кабул ителә. Әйдәгез, төп һөнәри норманы билгелик: сезнең буөыч – кеше кайгысын шоуга әйләндерү түгел, ә җәмгыятькә мәгълүмат җиткерү», – дип белдерде Әсгать Сәфәров.
