Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда торак пунктларның чикләрен бердәм дәүләт реестрына кертү эшен төгәлләячәкләр

0

Быел Татарстанда торак пунктларның чикләрен бердәм дәүләт реестрына кертү эшен төгәлләү бурычы куелган.

Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында җир белән бәйле законнарга үзгәрешләр кертү һәм 2026 елда кадастр эшләрен үткәрүгә багышланган брифингта билгеле булды.

Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә Россия субъектлары территорияләрендә ил территориясен капиталлаштыруны яхшырту чаралары үткәрелүен искәртте. «Төп идея аңлаешлы: һәр күчемсез милек объекты, һәр җир биләмәсе һәм һәр инфраструктура ресурсы тулысынча исәпкә куелырлык, тиешенчә бәяләнеп, икътисади әйләнешкә кертелерлек шартлар булдыру мөһим», – диде министр.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, аның муниципаль берәмлекләре, яр буе сызыклары, су басу зоналары, дәвалау-курорт урыннары, урманчылыклар, мәдәни мирас объектлары территорияләре, территориаль зоналарның чикләре турында белешмәләр 100 процент күләмендә бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Быел исә торак пунктларның чикләрен кертү эшен төгәлләргә кирәк. Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта бу чикләрнең 96 проценты, ягъни 3116 торак пунктның 2978се кертелгән. Димәк, 138 торак пунктның чикләрен кертү эшен тәмамлау бурычы куелган.

Әһлиуллин сүзләренчә, Татарстанда Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында хокуклары теркәлмәгән 88 меңнән артык күчемсез милек объекты исәпләнә. Шуларның 32 меңнән артыгы – җир биләмәләре, 8 меңнән артыгы – капиталь төзелеш объектлары һәм 47 меңнән артыгы – биналар.

«Капиталлаштыруны яхшырту юнәлешләренең берсе – күчемсез милекнең төгәл һәм тулы реестры», – дип билгеләп узды министр. Республика 2023 елдан Россиянең 4 субъекты – Краснодар, Пермь крае, Иркутск өлкәсе белән берлектә барлык киңлекләрнең илкүләм белешмәләр системасын кертү буенча сынау проектында катнаша, дип искәртте ул шулай ук. Шулай итеп, бердәм күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүмат белән тулыландыру юнәлешендә зур эш башкарылган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net