Татарстанда атна уртасында кабат салкынайта
Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлеше, шул исәптән Татарстан да, төньяк атлантик циклон йогынтысында калды. Мондый синоптик хәл төбәккә җылы һәм дымлы һава китерә. Урыны белән катнаш төрдәге явым-төшемнәр күзәтелә, ә температура климат нормасыннан 4-6 градуска югарырак, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге.
3 мартта республика аша циклонның үзәк өлеше узачак, бу һава торышының сизелерлек начараюына китерә. Территориянең күпчелек өлешендә көчле һәм җепшек кар көтелә, кайбер районнарда буран, бозлавык һәм томан булуы ихтимал. Күз күреме урыны белән 500-1000 метрга кадәр кимиячәк. Төнлә температура 0 дән -3 градуска кадәр, көндез 0 дән +3 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык барлыкка килә, кар көртләре булуы ихтимал.
Чәршәмбе, 4 мартта, төнлә бераз кар, кайбер районнарда буран сакланачак. Төнлә -7...-12 градуска кадәр суытачак, көндез температура -4... -9 градус чикләрендә булачак. Юлларда көчле бозлавык фаразлана.
Пәнҗешәмбе көнне, 5 мартта, төнлә сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Температура -11...-16 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгыш районнарда аязганда -22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез көньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән бераз кар явачак, термометр баганалары -5...-10 градус күрсәтәчәк.
Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 6 мартта, һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Урыны белән бераз кар сакланачак. Төнлә температура -10...-15 градус тәшкил итәчәк, төньяк районнарда аязганда -20 градуска кадәр, көндез -3.. -8 градуска кадәр салкын була.
