Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Себер йолдызы-Татар егете» 2026 бәйгесенең финалистлары билгеле – исемлек

0

Төмәндә «Себер йолдызы – Татар егете» бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри финалга үткән 14 катнашучыны билгеләде. Бәйгенең финалы 11 апрельдә Тимерьюлчылар мәдәният сарае сәхнәсендә узачак. Быел оештыру комитеты Себер федераль округының 6 шәһәреннән якынча 50 гариза кабул итте. Төмән һәм Төмән өлкәсе бистәләреннән тыш, кастингта Тубыл, Ялутор, Новосибирск, Красноярск, Сургут шәһәрләреннән яшьләр катнашты. Кайберләре бәйгегә гаризаны беренче тапкыр гына түгел, кабаттан җибәрде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Сайлап алу туры 52 нче мәктәп мәйданчыгында үтте. Катнашучылар үзләре белән таныштырып, иҗади номерларын тәкъдим итте.

Катнашучыларны сәламләп, Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров яшьләрнең кыюлыгын билгеләп үтте:

«Дөньяда күп төрле кешеләр яши. Шулар арасыннан беренче адым ясаучылар бар һәм алар бик сирәк. Алар беренче укый, беренче эшли, беренче аңлый башлый. Шул татар яшьләре арасыннан – сез беренчеләр. Бу сәхнәгә чыгу белән сез инде җиңдегез. Татарлыкның байлыгын, киңлеген аңлап, картайган көннәрегезгә кадәр алдынгылар булып яшәвегезне телим», – диде ул.

Жюри катнашучыларның туган телне яхшы белүен ассызыклады. Бәйгедә катнашучыларның күбесе татарча иркен сөйләшә. Егетләр һәм кызлар дин һәм милли мәдәният буенча яхшы белем күрсәтте, катлаулы сорауларга да кыю җавап бирделәр. Кайбер катнашучылар жюри белән онлайн форматта аралашты.

«Мин һава гимнастикасы белән шөгыльләнәм һәм, миңа калса, бу юнәлешне татар яшьләре арасында популярлаштыру юлын таптым. Номерларны татар музыкасын кулланып куям, сәхнә костюмына милли элементлар өстим. Бүген нәкъ менә шундый номерны әзерләдем», – диде 2026 елның финалисты Вероника Бикмулина.

Иҗади номерлар этабында катнашучылар театраль чыгышлар тәкъдим итте, вокал, бию һәм спорт юнәлешләрендә сәләтләрен күрсәтте, шигырьләр, шул исәптән җирле авторлар әсәрләрен дә, сәнгатьле итеп укыды.

  • 2026 елгы финалистлар: Таймас Абдразаков, Амин Бабшанов, Салават Вагапов, Рустам Зиятдинов, Роберт Сабиров, Эльдар Сабитов, Салават Саитов, Альбина Ахатова, Вероника Бикмулина, Лилия Джаббарова, Элина Кангазина, Зульфия Курманбакиева, Язгуль Нугуманова, Эмилия Тилимбаева.

Алда катнашучыларны бер айлык әзерлек һәм шәһәр читендәге лагерьда ун көнлек интенсив программа көтә. Дәресләр арасында – татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы, ислам нигезләре, хореография, дефиле, актерлык осталыгы, психолог белән очрашулар. Буш вакытта финал тамашасына иҗади номерлар әзерләнәчәк, диелә хәбәрдә.

  • Төмән өлкәсе татар конгрессы әлеге бәйгене 2008 елдан бирле үткәрә. Бу вакыт эчендә анда 900дән артык кеше – катнашучылар һәм финалистлар көч сынашты. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» проектлары Урал артындагы татар яшьләре өчен иң масштаблы мәдәни проектларның берсе булып тора.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net