Чаллы үзәгендә җиңел машина йөртүче өлкән яшьтәге ир-атны бәрдереп үтергән
Чаллыда Тынычлык проспектында юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары нигезендә, 22 яшьлек «Лада Гранта» йөртүчесе 74 яшьлек ир-атны бәрдергән. Өлкән яшьтәге ир-ат тротуардан түгел, ә машиналар юлыннан барган.
Пенсионер ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче үлгән. Ир-атның туганнары әйтүенчә, ул деменция белән авырган булган.
Фото: Чаллы Дәүләт автоинспекциясе
