Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Истанбулда татар мөһаҗирлеге язмышы хакында аудиовизуаль хикәяле рәсем күргәзмәсе ачылды

0

Төркиядә туып үскән милләттәшебез, танылган рәссам Гүнәш Теркол татарларының мөһаҗирлек язмышына кагылышлы үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим итә. Аны «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе махсус барып күрде.

Күргәзмә «Әпипә» дип исемләнгән. Анда авторның тукымага төшергән рәсемнәре арасында мөһаҗир татарларның илдән-илгә күчеп йөргәндә һәрвакыт яннарында йөрткән сандык, самовар, күмер үтүге, савыт-саба, гармун, кием-салым ише музейлык экспонатлар урын алган.

Гүнәш Теркол Төркиягә Кытайдан 1950 елларда күченеп килгән гаиләдә туып үскән. Ул әлеге күргәзмәдә әби- бабайларының, әти-әниләренең мөһаҗирлек истәлекләре нигезендә Ерак Көнчыгыштан Төркиягә күченеп килгән татарларның миграция тарихын сәнгатьнең төрле тармагы һәм алымнары белән күрсәтергә тырышкан. Рәсемнәрне анимацияләр һәм тегү эшләре белән берләштергән әлеге күргәзмә татарларның Россиядән - Кытайга, аннары Төркиягә кадәр сузылган миграция тарихын тасвирлый.

Төрле тарихи экспонатлар арасындагы рәсем сәнгате аудио һәм видеокүренешләр белән баетылган. Биредә автор журналистлык осталыгын да эшкә җиккән: ул мөһаҗир татарлар белән әңгәмәләр үткәргән. Күргәзмәнең төрле урыннарына урнаштырылган экраннар аша милләттәшләребез Ерак Көнчыгышка ничек килеп урнашулары, анда гомер итү рәвешләре, Төркиягә ничек килүләре, юл авырлыклары турында тарихи фотосурәтләр күрсәтеп сөйлиләр.

Автор күргәзмәнең исемен мәшһүр татар халык җырыннан алган.

«Әпипә» сугышлар һәм икътисади кризислар, оккупацияләр һәм режим үзгәрешләре кебек күпсанлы тарихи борылыш вакыйгаларына шаһит булган татар халкының хәтерен һәм тормыш энергиясен аңлата. Нинди генә авырлыкларга карамастан татарлар һәр җирдә «Әпипә»не җырлап юанган. Чит-ят туфракларда гомер итү, бердәмлек, буыннан-буынга күчеп килгән тәҗрибәләрне уртаклашу, тырышлык, эшсөючәнлек, чыдамлык энергиясе «Әпипә»гә салынган», - ди рәссам үзе.

Автор бу проектны әнисе Эльмира Теркол белән бергә 2002 елдан бирле әзерләгән. Ул төрек һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә. «Әпипә» күргәзмәсе «SALT Galatа» cәнгать - әдәбият, күргәзмә үзәгендә 8 мартка кадәр дәвам итә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net