Татарстанлыларны дүшәмбе томан һәм бозлавык булу турында кисәттеләр
Татарстанда 2 мартта төнлә һәм көндез бозлавык, томан һәм җиңелчә буран көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе юлларда игътибарлы булырга киңәш итә. Машиналар йөри торган юл аша чыгу өчен җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга кирәк. Машина йөртүчеләрдән имин дистанция саклаулары һәм тизлекне киметүләре сорала.
