Татарстанда март аенда уртача температура -4 градуска якын булачак
Март аенда һаваның уртача температурасы климат нормасы чикләрендә көтелә. Казан өчен ул -3,3 градус, Татарстан Республикасы өчен -4,2 градус тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Явым-төшем күләме шулай ук уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип фаразлана. Казанда норма 38 мм тәшкил итә, Татарстан буенча тулаем алганда – 28 мм.
