Махсус операция башланганнан бирле Әлмәт районы 650 тоннага якын ярдәм җибәргән
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Әлмәт районы хәрби хәрәкәтләр зонасына 58 гуманитар миссия җибәргән. Хәрбиләргә 680 млн сумлык 644 тонна ярдәм китерелгән. Бу хакта хисап сессиясендә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сугышчыларга ярдәм итүдә сәнәгатьчеләр, эшмәкәрләр, депутатлар һәм меңләгән халык берләшкән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле эшкә 16 меңнән артык ирекле кеше кушылды. Район бүлекчәләргә гуманитар гына түгел, техник ярдәм дә күрсәтә.
Хәбетдинова хәрбиләрнең батырлыгын аерым билгеләп үтте: 269 Әлмәт сугышчысы югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. «Һәр бүләк артында батырлык һәм Ватанга чын күңелдән мәхәббәт тора», - дип ассызыклады ул.
Районда шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. Балалар өчен мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына беренче чиратта керү, бушлай туклану, өстәмә белем бирү түгәрәкләренә йөрү һәм лагерьларда ял итү каралган.
