Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Песошин: Чистай районы – Татарстанның Кама аръягы зонасының стратегик үзәге

0

Чистай районы Татарстанның Кама аръягы зонасының стратегик үзәге булып тора, алдынгы сәнәгать базасы, авыл хуҗалыгы һәм бай мәдәни-тарихи мирасы белән аерылып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистай районы советының хисап утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Сессия башланыр алдыннан ул җирле предприятиеләр экспозициясен карап чыккан. «Җирле продукциягә республикадан читтә дә ихтыяҗ зур, бу аның югары сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтле булуын күрсәтә»,– дип ассызыклаган Песошин. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетның икътисадының 45 процентка якын өлешен нәкъ менә сәнәгать секторы формалаштыра.

Район башлыгы Дмитрий Иванов хисабына караганда, 2025 елда тулаем территориаль продукт күләме 46,17 млрд сум тәшкил иткән. Районнан җибәрелгән продукция күләме 38,8 млрд сум булган, ә бюджетның керем өлеше 3,5 млрд сумнан арткан. Узган елның 11 аенда районда уртача хезмәт хакы 72 934 сумга кадәр арткан.

Фото: prav.tatarstan.ru

Район хакимияте тылны ныгытуга аерым игътибар бирә. Махсус операция башланганнан бирле Чистайдан 200 млн сумлык 1800 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Районның волонтерлар хәрәкәтендә 20 меңгә якын кеше эшли.

Моннан тыш, район авыл хуҗалыгы тармагында республика рейтингында 19нчы урын яулаган. 2025 елда бөртекле культураларның мул уңышы җыелган – 110 мең тонна. «Чистай» холдингы рекордлы 100 мең тонна бәрәңге җыйган һәм эшкәртү заводын эшләтеп җибәргән. Терлекчелектә муниципалитет шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек баш санын саклап калуда лидерлар арасында.

Чистайның туристлык потенциалы да ышанычлы үсеш күрсәтә. 2025 елда шәһәр 150 мең кунак кабул иткән.

Фото: prav.tatarstan.ru

Районда инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Бу эшләргә 290 млн сумга якын акча юнәлтелгән. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында үзәк район хастаханәсе стационарында капиталь ремонт тәмамланган һәм югары технологияле кан тамырлары үзәге ачылган. Мәгариф өлкәсендә биш чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән.

Очрашу азагында Татарстан Хөкүмәте башлыгы дәүләт бүләкләрен тапшырган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net