Татарстанда яшәүче ир-ат кеше үтергән өчен суд каршына басачак
Тикшерүчеләр Әлмәттә яшәүче 58 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир-атны кеше үтерүдә гаеплиләр.
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, 2025 елның көзендә әлеге ир-ат бергәләп кәеф-сафа корып утырганда таныш хатыны белән ачуланышкан. Ул аны башта кыйнап ташлаган, аннары баскыч мәйданчыгында башына пычак белән кадаган. Хатын-кыз шул көнне үк үлгән.
Хәзер гаепләнүче сак астында. Җинаять эше судка тапшырылган.
