Фәрит Мөхәммәтшин: Әти сугышның ачысын да, төчесен дә күргән
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 179нчы гимназиясендә парламент дәресендә әтисе турында якты истәлекләре белән уртаклашты. Бөек Ватан сугышында Хәйрулла Мөхәммәтшин элемтәче булган. «Минем әти сугышның башыннан алып азагына кадәр ачысын-төчесен күргән кеше, яраланган да булган», – диде ул укучылар алдында чыгыш ясаганда.
«Без – гаиләдә өч бала. Әти сугыштан кайткач, балаларын каршына утыртып, сугыш хәлләрен сөйли иде. Аңа үз гомерен куркыныч астына куеп, берничә тапкыр элемтәне торгызырга туры килгән. «Сугыш бара. Һәлак булучылар бик күп, элемтә кирәк, чыбыкларны урап, катушканы аркага асып, алгы сызыкка чыгасың. Берсендә батальон белән элемтә югалгач, башта бер солдатны җибәрәм – кайта алмый, атып үтерәләр, аннары икенче телефонистны җибәрәм, аннары үзем китәм», - дип сөйли иде әти...» – дип хатирәләре белән бүлеште Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүгенге заман белән чагыштырганда, ул вакытларда элемтәне торгызу бик авыр бурыч булганын искәртте ул. «Бүген генә ул, төймәгә басасың да, элемтәне окоптан да оештырып була. Ә ул чакларда чыбыкларны ничек тә тоташтырып, элемтәне җайлау бик катлаулы булган», – диде парламент башлыгы.
«Без – аның балалары – әтине гел хөрмәт иттек, бүген дә гел күңелдә ул. Әти белән әни сугышның ачысын-төчесен татыган. Без – балалар – үзебезнең әти-әни белән горурланып, аларга рәхмәт хисе белән яшибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
