Мәскәүдә Савеловск вокзалы янында шартлау булган, бер полицейский үлгән, икесе яраланган
Мәскәүдәге Савеловск вокзалы янында шартлау булган, дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетында.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ГАИ хезмәткәре һәлак булган, тагын ике полиция хезмәткәре зыян күргән һәм хастаханәгә китерелгән. Җинаятьче үзе шартлау вакытында һәлак булган.
«РФ Җинаять кодексының 317 маддәсе (хокук саклау органы хезмәткәренең тормышына янау), РФ Җинаять Кодексының 222.1 маддәсенең 1 өлешендә (шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнеше) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды», - дип язалар ведомствода.
