Әлмәттә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы аркасында сиреналар кабызылган
Әлмәттә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы аркасында сиреналар кабызылган. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә.
Элегрәк «Татар-информ» шәһәрдә «Пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелүе турында хәбәр иткән иде. Халыкка подвалларга яки паркингларка төшәргә, ә бинада булганда тәрәзә янына килмәскә киңәш ителде.
