Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026

Казанда мөселман инвесторлары өчен ифтар мәҗлесе узды

0

22 февральдә Казанда мөселман инвесторлары өчен авыз ачу мәҗлесе үтте. Әлеге чараны РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты һәм PROFLIPPER компаниясенә нигез салучы Тимур Даутов оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ифтарда танылган эшмәкәрләр, зур инвесторлар, меценатлар, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре, шулай ук PROFLIPPER компаниясе командасы катнашты. Чарага шулай ук мөселман эшмәкәрләре һәм Татарстанның танылган дин әһелләре җыелды.

Билгеләп үтик, PROFLIPPER – күчемсез милек өлкәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитетыннан Muslim Friendly сертификаты алган беренче Россия компаниясе. Компания бары ислам финанс стандартларына туры килгән хәләл инвестицион тәкъдимнәр белән генә шөгыльләнә.

Ифтар алдыннан мөфти Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре һәм ураза тотуның мөһимлеге, изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән бихисап әҗер-саваплар бирелүе турында вәгазь сөйләде.

Җыелышта катнашучыларны РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты, Казанның «Әбүгалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрдәнов та сәламләде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инде берничә ел дәвамында Ислам фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итүгә, мәчетләр төзүгә һәм аларны карап торуга, сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачуга, шулай ук «Авылларга ярдәм» проекты кысаларында авылларда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыра.

2026нчы ел башында Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортының яңа, өченче терминалында намаз бүлмәсен җиһазлау җаваплылыгын үз өстенә алды – ул быел ачылыр дип көтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашу кысаларында Казанның «Зәңгәр» мәчете әйләнә-тирәсен төзекләндерү өчен хәйрия акчасы җыю игълан ителде: мәчет янында балалар мәйданчыгы булдыру һәм мәчет янын үзгәртү көтелә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net