Төмәндә «Шигъри мохит» дигән шигъри кичәләр циклы башлана
25 февральдә Төмән өлкәсе Себер татар язучылары һәм шагыйрьләре берлеге «Пыяла» татар ашлары йорты белән берлектә «Шигъри мохит» дигән шигъри кичәләр циклын башлый. Бу хакта «Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе» өлкә иҗтимагый оешмасының Вконтакте социаль четләрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Һәр чәршәмбе шагыйрьләр үз әсәрләрен укыячак, ә тыңлаучылар туган телләрендә шигъри сөйләмнән ләззәт алачак. Үзенең иҗаты белән таныштыру циклын Язучылар берлеге рәисе, себер татар телендә сигез шигъри һәм проза китабы авторы Клара Кучковская-Ярашова ачып җибәрә.
Оештыручылар туган телне, иҗатны кадерләүчеләрне, җылы дустанә шартларда халкыбызның тәмле ризыклары белән чәй эчеп утырырга һәм фикердәшләре белән очрашудан ләззәт алырга теләүчеләрне түземсезлек белән көтә. Кичә 19:00 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.
