Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28

Чаллыда Факил Сафинның «Алар безне эзлиләр» әсәре турында фикер алышу булды

0

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында күренекле әдип Факил Сафинның «Мәйдан» журналының 2026 ел январь ае санында басылып чыккан «Алар безне эзлиләр» исемле әсәре турында фикер алышу узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

Факил Сафинның «Әдәби эстафета» иҗат студиясенә килгән язучылар, укытучылар, 41 нче мәктәп укучылары әсәрне укып чыккач туган уй-фикерләре белән бүлештеләр, әсәргә бәя бирделәр.

Повесть халык язучысы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган иң яхшы әдәби әсәр конкурсында проза номинациясендә беренче урынга лаек булган.

Язучы Факил Сафин бу әсәрендә 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү хәрәкәтенең мөһим темасына мөрәҗәгать итә.

Бу темага байтак кына документаль язмалар булса да, әдәби әсәр язылганы юк. Яңалык булып, хәбәрсез югалган солдат һәм командирларны эзләү хәрәкәтенә багышланган, ил күләмендә әдәби әсәр буларак беренче булып дөнья күргән повесть игътибарга лаек.

Мондый изге хәрәкәттә Чаллының 82 нче Кадет мәктәбендә оешкан «Кадет» отрядының эше горурланырлык. Мәктәп укучылары җәлеп ителгән бердәнбер иҗтимагый оешм ул шәһәрдә.

«Кадет» отрядының җитәкчесе – эзләү хәрәкәтендә аерымлык өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының « II һәм III аерымлык дәрәҗәләре» билгеләренә лаек булган, Татарстан республикасы «2024 ел укытучысы» Ольга Шестерова отрядның эше белән таныштырды.

Сүз әсәрнең геройлары, эзтабар хәрәкәтенең әһәмияте, үсеп килүче буында патриотик хис тәрбияләү, буыннар дәвамы турында да барды. Филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, язучы Зимфира Исламова әсәргә тирән анализ ясадылар

Яшүсмерләр өчен якты, ихлас китап дөнья күргән, дигән фикер белән үрелеп барган чара кызыклы да, үзенчәлекле дә булды.

Сугыш барган урыннарга солдатларның каберлекләрен эзләп бару, сәфәр генә түгел, ә чын батырлык, Ватанның героик үткәненә Хәтер һәм хөрмәт дәресе ул. Әдәби эстафета дәвам итә, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net