2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белемен VIII сыйныфлар программасыннан алачаклар
1 сентябрьдән җәмгыять белемен VIII сыйныфлар программасыннан алачаклар, ул IX-XI сыйныф укучылары өчен калачак, дип хәбәр итте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.
Аның сүзләренчә, җәмгыять белеме буенча яңа программаларга күчү ике ел дәвамында акрынлап бара. 2025 елның 1 сентябреннән әлеге предмет VIII-XI сыйныф укучылары өчен сакланып калды, ә 2026 елның 1 сентябреннән IX-XI сыйныфларда гына укытылачак.
Министр шулай ук югары сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа бердәм дәреслекләр әзерләнүен билгеләп үтте.
Узган елның августында ведомство шулай ук 2026/2027 уку елына төп гомуми белем өчен мәҗбүри фәннәр исемлеген раслады. Исемлеккә рус теле, әдәбият, чит тел, тарих, җәмгыять белеме, география, математика, информатика, физика, биология, химия, рәсем сәнгате, музыка, хезмәт (технология), Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, шулай ук физик культура кергән.
Туган тел, туган әдәбият һәм икенче чит тел гариза нигезендә ата-аналар теләге буенча өйрәнеләчәк.
Моннан тыш, 2026/2027 уку елында мәктәпләрдә яңа фән — «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» - барлыкка киләчәк.
