Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм!

ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда гамәлгә куелган бу бәйрәм халык рухын, меңьеллык зирәклекне һәм милли үзаңны саклауда телнең гаять зур роль уйнавын тануга багышлана.

Мәдәни күптөрлелек ягыннан дөньякүләм лидерларның берсе булган Россия Федерациясендә йөз илледән артык тел һәм сөйләм бар. Аларның һәрберсен саклау, аларга салынган дөньяны аңлауның уникаль кодын киләсе буыннарга тапшыру мөһим. Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан расланган 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясендә күптөрлелектә бердәмлекне ил үсешенең ышанычлы нигезе дип игълан итү, 2032 елга кадәр Төп халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрү һич тә очраклы түгел. Федераль дәрәҗәдә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән бу елда без милләтара аңлашуның һәм ихтирам итүнең какшамас асылын тагын да тирәнрәк аңлыйбыз.

Татарстан Республикасы – телләр һәм мәдәниятләрнең үзара аңлашып яшәвенең матур үрнәге. Бездә 170 тән артык халык вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта гомер итә. Туган телләрне саклап калу гына түгел, ә алардан һәрвакыт актив файдалану да әһәмиятле. Республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы химаясендә эшләүче милли-мәдәни берләшмәләр һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлегендә бу бурычлар өстенлекле булып тора. Китап бастыру, массакүләм мәгълүмат чаралары чыгару, фәнни конференцияләр үткәрү, иҗади һәм цифрлы проектлар эшләү – болар барысы да телләребез үсешенә яңа көч-куәт бирә.

Хөрмәтле якташлар!

Бөек Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу елында ана телебез һәркем өчен халкыбызның ерак буыннардан килгән зирәклегенең һәм тормыш тәҗрибәсенең саекмас чишмәсе булсын. Һәр гаиләдә балачактан ук кадерле булган туган телдә бишек җырлары, әкиятләр һәм ихлас сөйләшүләр яңгырап торсын. Күпмилләтле Ватаныбыз хакына яңа казанышларга көч һәм илһам биреп, туган тел балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, транспортта һәм урамда, эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә һәрвакыт ишетелеп торсын. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net