«Батырлар.Татарстан Геройлары» финалистлары проектларын Миңнехановка тәкъдим итте
Бүген «Батырлар.Татарстан Геройлары» республика программасында катнашучылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка үз проектларын тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программа узган елның июлендә Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән иде һәм ул «Геройлар вакыты» федераль проектының төбәк аналогы булып тора. Аның максаты – махсус хәрби операция ветераннарына гражданлык тормышына җайлашырга һәм аларның тәҗрибәсен, мотивациясен һәм потенциалын дәүләт һәм муниципаль идарә системасында файдаланырга ярдәм итү.
Программа Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Ветераннар конкурс аша сайлап алынды, ә җиңүчеләр өчен 500 сәгатьтән артык күләмдә һөнәри әзерлек программасы оештырылды. Ул озак вакытлы көндезге укуны, хакимият органнарында, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә стажировкаларны, шулай ук Татарстанның җитәкче составындагы остазлар белән эшләүне үз эченә алган.
Презентациядә ун проект тәкъдим ителде, аларның бер өлеше коллектив рәвештә профильле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында эшләнгән.
Алар арасында – яшьләргә хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирү үзәкләрен үстерү проектлары, махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләү һәм социаль адаптацияләү программалары, иҗтимагый куркынычсызлык өлкәсендәге инициативалар, архитектурада һәм территорияләрне планлаштыруда цифрлы чишелешләр кертү, шулай ук авыл хуҗалыгында заманча технологияләр буенча проектлар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән инициативаларның әһәмиятен ассызыклады һәм аларны гамәлгә ашыруны хуплады. Ул программаны тәмамлаучыларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм аларның яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту белән актив шөгыльләнәчәгенә ышаныч белдерде.
