Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

Европада яшәүче татарлар Берлин профессиональ театр сәхнәсендә татарча спектакль куячак

0

Европада яшәүче татарлар арасыннан тупланган төркем Берлин профессиональ театр сәхнәсендә татарча спектакль куячак. «Die Quelle | Чыганак» спектакленең премьерасы 13, 14 март көннәренә билгеләнгән. Спектакльнең режиссёры – Айдар Җәббаров. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итте.

Спектакль нигезендә – Гаяз Исхакыйның дүрт хикәясе. Автор үзе дә Берлинда яшәгән, монда татарларны берләштергән, журнал чыгарган.

«Үз тамырын, үз чыганагын белгән халык корымас. Чыганак – ул урын түгел, ә күңел хәләте. Аны юкка чыгарып булмый – онытып кына була. Гаяз Исхакыйның иҗаты һәм аның дәвамы буларак әлеге спектакль – буыннар арасындагы чылбыр», – ди спектакльнең режиссёры Айдар Җәббаров.

«Бу – очраклы гына килеп чыккан хәл кебек булды. Әлбәттә, спектакль кую турында уебыз күптән бар иде. Беренчедән, үзебезгә кызыклы, икенчедән, театр сәнгате төрле катлам кешеләрен берләштерә, өченчедән, без болай да һәр очрашуда, балалар чараларында театр оештырабыз. Хәзер исә югарырак үрләрне яулыйбыз!», – дип сөйли спектакль кую идеясе туу турында «Чыганак» спектакле продюсеры Ләйсән Гәрәева.

«2025 елның язында «Казаннан бер режиссёр, Алманиядә җирле татарлар белән спектакль куярга тели» дигән хәбәр килеп иреште. Бу яңалык тиз арада тиешле адресатын тапты дияргә буладыр, чөнки без, озак уйламый, эшкә керештек. Айдар белән элемтәгә кердек, сәхнә таптык, кастинг үткәрдек, афишалар ясадык», – ди спектакльнең продюсеры Эльза Нәбиуллина.

Җәй уртасында кастинг игълан ителгән. Максат: читтә яшәүче татарлар арасыннан татарча камил сөйләшүче кешеләр табу. Нәтиҗәдә ун кешелек труппа тупланган. Укытучы, журналист, музыкант, кинорежиссёр, завод эшчесе –барысы да атнага бер тапкыр театр артистларына әйләнгән. Әзерлек ноябрьдә башланган. Видео аша шалтыратышып, Айдар Җәббаров яңа шәкертләренә дәресләр биргән. Булачак артистлар заманча театрның үзенчәлекләре белән танышкан. Февральдә репетицияләр залда үткәрелә башлаган.

Тамашачылар арасында татарлар гына түгел, ә безнең мәдәният белән кызыксынучы һәркем булачак. Шуңа күрә спектакль татар телендә, алманчага тәрҗемә белән барачак. Труппа киләчәктә дә яшәр һәм башка шәһәрләрдә дә чыгыш ясар, дип өметләнә милләттәшләр.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net