Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

Фәннәр академиясендә Фатих Әмирханның алты томлык академик басмасы тәкъдим ителде

0

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә күренекле татар язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара конференция уза. Чара кысаларында әдипнең иҗади мирасын тулысынча үз эченә алган алты томлык яңа академик басмасы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов конференциянең әһәмиятенә тукталып, Фатих Әмирхан шәхесенең татар мәдәниятендәге урынын бәяләде. Аның фикеренчә, Габдулла Тукай «йолдызы» фонында Әмирхан иҗаты озак еллар тиешенчә бәяләнмичә, «күләгәдә» калып килгән.

Тимерханов сүзләренчә, бүгенге басма – галимнәрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең әдип мирасын өйрәнү буенча башкарган йөз еллык хезмәтенә нәтиҗә.

«Әлеге алты томлык басманың төп кыйммәте – моңа кадәр дөнья күргән җыентыкларга кертелмәгән бик күп әсәрләрнең һәм хезмәтләрнең тупланылуында», – дип ассызыклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яңа җыентыкның фәнни кыйммәте турында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Эльмира Галимҗанова җентекләп сөйләде. Галимә билгеләп үткәнчә, текстологлар әдипнең язмаларын матбугат битләреннән, архив һәм музейлардан «бөртекләп җыйганнар». Басманың беренче өч томына 1907-1926 елларда иҗат ителгән барлык әдәби әсәрләр кертелгән.

«Эш барышында барлык әсәрләр автор исән чактагы басмалар һәм кулъязмалар белән чагыштырылып, соңгы басмалар нигез итеп алынды. «Татар кызы», «Хәят», «Шәфигулла агай» хикәясе, «Тигезсезләр» һәм «Фәтхулла хәзрәт» пьесалары кулъязмадан алып урнаштырылдылар. «Хәят» повестенең беренче өлеше басылган булса да, 2000 нче елларда табылган икенче өлеше белән бергә академик басмага тулысынча кулъязма нөсхәдән кертелде. «Шәфигулла агай» хикәясе һәм «Фәтхулла хәзрәт» пьесасы бары тик кулъязмада гына сакланып калган. Совет чоры томлыкларына кертелмәгән «Шәфигулла агай» хикәясе академик басмада беренче тапкыр урнаштырылды. Шулай ук элеккеге җыентыкларда булмаган тагын берничә әсәр бу басмада беренче тапкыр басылып чыга», – дип аңлатты ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Басманың 4 нче һәм 5 нче томнарында Әмирханның 300 дән артык публицистик мәкаләсе тупланган, аларның 80 нән артыгы хәзерге укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Алтынчы том исә авторның шәхси көндәлекләрен үз эченә ала. Эльмира Галимҗанова бу материалларның «автор ихтыярын саклап, бернинди кыскартуларсыз» бирелүен, бу исә язучыны «совет сәясәтенә тәнкыйди караш белән караган шәхес итеп бәяләргә мөмкинлек бирүен» әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Академик басма Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырыла. Нәшриятның матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов әлеге җыентыкны бүгенге көннең «чын казанышы» дип атады. Ул элеккеге басмалардан аермалы буларак, монда текстларга чит кеше кулы тимәвен, әсәрләрнең оригиналга мөмкин кадәр якын булган варианты китерелүен белдерде.

Гыйльманов фикеренчә, басманың яңалыгы – әсәрләргә карата башка галимнәрнең рецензияләре һәм бәяләмәләре бирелүендә. Бу укучы өчен әдәбият фәнен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Шулай ук ул әдипнең «теле» тиешенчә өйрәнелмәгәнлеген һәм махсус темалар кирәклеген искәртте. «Фәтхулла хәзрәт»тә бер тел, ә 2 елдан соң чыккан «Хәят»тә бөтенләй башка. Ике ел эчендә аның теле кардиналь рәвештә үзгәрә. Шуңа күрә Фатих Әмирханның теле формалашу эволюциясе ачыкланырга тиеш, ул принципиаль эш», – дип нәтиҗә ясады нәшрият вәкиле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net