Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

Эльмира Зарипова: Махсус операциядә катнашучыларга Татарстанда 131 ярдәм чарасы гамәлдә

0

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Министр билгеләп үткәнчә, 23 февраль алдыннан сугышның тере шаһитлары истәлеген саклау һәм аларны кайгыртуга аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә республикада 6 800дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 102се – сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашучылар.

«2026 елның Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен исәпкә алып, 90 һәм 100 яшь тулган көннәрдә республика һәм ил үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш керткән юбилярларга истәлекле открыткалар һәм бүләкләр тапшыру турында карар кабул ителде. Бу миссияне без бүген дә үтибез», - диде Эльмира Зарипова.

Министр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү системасына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, бу эш комплекслы рәвештә алып барыла һәм тормышның барлык өлкәләрен колачлый.

«Бүген без бөтен ил белән махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына һәм хәрбиләрнең үзләренә ярдәм итәбез. Республикада 131 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә», - дип искәртте ул.

Әмма агымдагы елда министрлык эшенең төп юнәлеше - демобилизацияләнгән хәрбиләрне тыныч тормышка адаптацияләү һәм аларны эшкә урнаштыру.

«Хәзер демобилизацияләнгәннәрне адаптацияләү һәм тыныч тормышка кайтару беренче планга чыга. Төп мәсьәлә - эшкә урнаштыру. «Кадрлар» илкүләм проекты буенча Татарстанда һәм тулаем Россия буенча 250дән артык программа гамәлдә, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә һөнәри белем бирә. Бүген республиканың хезмәт базарында 47 мең төрле вакансия бар», - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, ведомство шулай ук үз эшләрен ачарга теләүчеләргә дә ярдәм итә. Узган ел махсус операциядә катнашкан 28 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары бизнес ачу өчен социаль контракт буенча субсидия алу хокукыннан файдаланган (350 мең сумга кадәр).






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net