Сәрия Сабурская күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү эшендәге кимчелекләрне атады
Татарстанда узган 2025 ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 55,4 меңнән артык күп балалы гаилә җир участоклары белән тәэмин ителгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 18нче утырышында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.
«Җир биләмәләре бирү мәсьәләсе актуаль булып кала. Әлеге ярдәм чарасы гамәлгә кертелгәннән бирле җир алуга чиратка 72 мең 271 күп балалы гаилә кертелгән», – диде ул.
Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, узган елда Татарстанның җиде районында җир участокларын бирү тәртибе өйрәнелгән. Сәрия Сабурская сүзләренчә, муниципалитетларда җир биләмәләре белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылса да, мониторинг барышында кимчелекләр табылган.
«Мисал өчен, Кукмара районында җир кишәрлекләрен бүлгәндә чират бозу очрагы ачыкланган. Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында гаризалар буенча карар кабул итү вакыты артып киткән очраклар теркәлгән. Әлмәт районында гариза бирүчегә исемлектән төшереп калдырылуы турында җиде көндә хәбәр итү тәртибе үтәлмәгән», – дип белдерде Сәрия Сабурская.
Мониторингтан соң, җир участоклары бирү административ процедурасын камилләштерү өчен күрсәтмәләр әзерләнгән. Әйтик, дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза белән бергә барлык документлар пакетын тапшыру мөмкинлеген карау тәкъдим ителгән. Шулай ук, участок сайлау процедурасын уздыру турында халыкка җиткерү ысулларын киңәйтергә кирәклеге турында әйтелгән. Моның өчен ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен көн үзәгенә кую кирәк.
