Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылу башланды
Бүген, Рамазан-шәриф ае башланырга берничә сәгать кала, Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән хәтем кылуны (Изге Китапны тулысынча уку) башлап җибәрде. Бүген ул Кәлам Шәрифнең беренче җүзен укыды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Коръән уку биредә һәр көнне өйлә намазыннан соң, ягъни сәгать 12.20дән башлана. Хәтем кылу 2026нчы елның 19нчы мартында – Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк.
Искәртеп үтик, Рамазан-шәриф аенда Коръән чыгу – сөннәт гамәл, моның өчен күп әҗер-саваплар вәгъдә ителә.
