Татарстанда бүген явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана
18 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава була. Көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Көндез максималь температура -8..-13 градус була. Юлларда бозлавык саклана.
