Татарстанда яшь ана югалганнан соң җинаять эше ачтылар
Татарстанда яшь ана югалганнан соң җинаять эше ачылды. Тикшерү барышы турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз югалу турында федераль телеканалдагы тапшыру эфирыннан билгеле булды. Анда хәбәр итүләренчә, яшь әни кибеткә чыгып киткән һәм кире кайтмаган.
«Татар-информ» язганча, Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче 30 яшьлек Тамара Волкова көннең беренче яртысында өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. 9 февральдә аның ире полициягә мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз өйдән чыгып киткәндә кара‑соры төстәге куртка, зәңгәр төстәге джинсы чалбар, кара төстәге ботинкалар һәм ачык‑соры төстәге башлык кигән булган.
Хокук саклау органнары һәм волонтерлар хатын-кызны эзләүне дәвам итә.
Югалучының кайда булуы турында белгән очракта 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннарына мөрәҗәгать итүегез сорала.
