Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын Тунис вәкиленә тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә Россия Федерациясендә Тунис эшләре буенча вакытлыча ышанычлы вәкил Мөхәммәд Мехрез Отман белән очрашу узды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кабул итте. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Яклар Татарстан белән Тунис арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышты һәм ике яклы мөнәсәбәтләрнең потенциалын билгеләп үтте.
Очрашу барышында тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәре Светлана Мөхәммәтҗанова республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын гарәп телендә тәкъдим итте. Ул шулай ук Татарстанның зур сәнәгать предприятиеләре турында сөйләде. Равил Әхмәтшин Тунис дипломатын Казанга чакырды. Әлеге очрашудан соң сез республика белән якыннан таныша алачаксыз, дип ышандырды ул.
Мөхәммәт Мехрез Отманны «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм «Алабуга Старт» программасы аеруча кызыксындырды.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында яклар газ, нефть химиясе һәм химия тармакларын, шулай ук авыл хуҗалыгын, машина төзелешен, мәгълүмати технологияләрне, фәнне һәм мәгарифне атады. Хәзерге вакытта Казанда Тунистан килгән 140 студент белем ала.
Очрашуда шулай ук халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Фәннур Гарифуллин һәм «Алабуга Старт» программасы белгечләре катнашты.
