Татарстанда көчле кар, бозлавык фаразлана
Татарстанда 17 февральдә болытлы булачак. ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, республиканың көнбатышында кич һәм төнлә көчле кар явачак.
Көндез буран һәм бозлавык көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 17-22 метрга җитәчәк.
Көндез иң югары температура -2...-7 булачак, көньякта һәм көнчыгышта 0 дән +3 градуска кадәр җитәчәк. Кичкә температура -7...-12 градуска кадәр төшәчәк.
Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре сакланачак.
