Дәүләт автоинспекциясендә татарстанлыларга торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр
Буран сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе Татарстан халкын торак пунктларыннан читкә чыкмаска чакырды.
Моннан тыш, шәхси автомобильләрдән файдаланмаска киңәш ителә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, федераль трассаларның Татарстандагы участокларында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Шаһитлар әйтүенчә, Казаннан читтәге трассаларда күз күреме 100 метр чамасы тәшкил итә.
