Әлмәт районында коткаручылар кырда югалган ир-атны тапкан
Әлмәт районында коткаручылар Яңа Кәшер авылы янындагы кырда югалган 22 яшьлек ир-атны тапкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат адашкан һәм кайтыр юлны таба алмаган.
Коткаручылар ике сәгать эчендә югалган ир-атны табып, Яңа Кәшер авылына илтеп куйган. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.
