Nordwind компаниясе Сочи белән Түбән Кама арасындагы рейслар тоткарлану турында кисәтте
Nordwind Airlines авиакомпаниясе Сочи, Түбән Кама һәм Түбән Новгород арасында очучы берничә реөч тоткарлану турында хәбәр итте.
Компаниянең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бүген Түбән Новгород аэропортында очышлар башкаруга вакытлыча чикләүләр кертелгән.
Нәтиҗәдә түбәндәге рейслар тоткарлана:
ЕО/N4-437 Сочи – Түбән Новгород (15 февраль); ЕО/N4-438 Түбән Новгород – Сочи; ЕО / N4-429 Сочи – Түбән Кама; ЕО / N4-430 Түбән Кама – Сочи.
Кичә «Победа» авиакомпаниясенең Санкт-Петербургтан Түбән Камага очучы Boeing 737-800 пассажир лайнеры алгы тәрәзәсе чатнау сәбәплеа ашыгыч рәвештә Мәскәүнең Шереметьево аэропортына төшеп утырды.
