Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Нурлатта «Гаилә учагы» яшь гаилә клубы ачылды

0

Нурлатта «Гаилә учагы» яшь гаилә клубы ачылды, дип хәбәр итә «Нурлат-информ».

Аралашу, традицион кыйммәтләрне ныгыту һәм җылы очрашуларны күздә тотып булдырылган бу уникаль клуб Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән гранты ярдәме белән барлыкка килде.

Нурлаттан Гөлүс һәм Айгөл Җәлалетдиновлар моннан 5 ел элек Никахлашу сараенда тантаналы төстә никахларын теркәгән иде. Соңрак бербер артлы уллары Рамазан һәм Камил тугач та биредә котлаулар кабул иттеләр. Һәм менә шул көннәрдә янә бирегә килергә җай чыкты: яшь гаилә «Нурлат йолдызлыгы» коммерциячел булмаган оешмасы оештырган «Гаилә учагы» клубы сафларына кушылырга булган.

«Тормыш иптәшем – нефтьче, үзем әлегә декрет ялында, балалар тәрбиялим. Шәһәрдә моңа кадәр яшь гаиләләр өчен мондый аралашу урыны юк иде бит, шуңа яңа клуб ачылуы турында ишеткәч, һичшиксез килергә уйладык, – ди Айгөл Җәлалетдинова. – Клуб гаиләләрне берләштерү урыны булырдыр дип уйлыйм. Биредә үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап та табарга мөмкин булачак. Һәм, әлбәттә, шәһәрдәге башка гаиләләр белән аралашу өчен дә менә дигән формат. Бүген менә никадәр кызыклы гаилә белән таныштык. Мессенджерларның берсендә махсус чат та ачылды, анда да җылы аралашу бара».

Яшь гаилә клубы ачылу тантанасында Җәлалетдиновлардан тыш, тагын 7 гаилә катнашты. Алар да шәһәрдә активлыклары белән аерылып торучы, төрле юнәлешләрдә үзләрен күрсәткән гаиләләр. Уламасовлар, мәсәлән, 4 бала үстерә бүгенге көндә. Әбҗапбаровларда алар – өчәү, Исмаиловлар исә игезәк улларына лаеклы тәрбия бирә... Талантлы балалары белән төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаучы Булановлар, Козловлар гаиләләрен шәһәрдә белмәүчеләр сирәктер, мөгаен. Кунаковлар, Вәлитовлар да һәркемгә үрнәк. Гомумән, клубның беренче катнашучылары булган һәр гаилә – уникаль, һәм кыска гына чыгышларында алар бу хакта иҗади формада оригиналь итеп сөйләп бирде. Сәхнәгә чыккан һәр гаиләгә исә оештыручылардан – чәчәк бәйләмнәре һәм якташыбыз, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшиннан татлы бүләкләр тапшырылды.

«Гаилә учагы»ның планнары зур һәм бай. Ул гаиләләрне үстерү һәм ныгыту буенча тулы бер программаны үз эченә ала. Шул ук көнне, мәсәлән, «Ак Барс» спорт үзәгендә «Әтиләр һәм балалар» дип аталган чаңгы ярышлары гөрләп узды. Якын араларда гаиләләр психолог Елена Закирова белән очрашачак. Апрельдә Нурлатта Гаилә скверына нигез салу күздә тотыла, гаиләләр анда үз исемле агачларын утырта алачак. Июльдә исә шәһәр үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган зур чара узачак. Оештыручылар әйтүенчә, проект кысаларында барлыгы 10 радиотапшыру эфирга чыгачак һәм 7 чара уздырылачак, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net