Узган ел Татарстанда 20 судья отставкага киткән
2025 елда Татарстанда барлыгы 20 судья - җәмәгать һәм федераль судьялар, шулай ук ТР Югары суды судьялары отставкага киткән. Бүген судьяларның хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә Татарстанда 689 судья эшли. Узган ел Югары Суд рәисенең бер урынбасары, Югары судның дүрт судьясы һәм 12 рәис, рәиснең 5 урынбасары, район һәм шәһәр судларына 21 судья билгеләнде», - дигән мәгълүмат китерде ул.
Узган ел 16 федераль судья, 9 җәмәгать судьясы һәм ТР Югары судының биш судьясы отставкага китте, дип өстәде Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе.
«Кадрлар кытлыгы, бигрәк тә дәүләт хезмәткәрләре арасында, соңгы елларда иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Төп сәбәпләр - югары йөкләнеш һәм карьера үсешенең чикләнгән булуы. Әмма ел ахырына вазгыять яхшырды һәм район судлары аппаратының судьялар белән тәэмин ителеше – 95 процент, ә җәмәгать судьялары буенча 99 процент тәшкил итте», - дип өстәде ул.
Суд системасының кадрлар составы даими динамикада, дип искәртте ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов.
«Беркемгә дә сер түгел, суд аппараты хезмәткәрләрен эштән җибәрү тенденциясе саклана. Статистика өчен: суд аппаратының эштән азат ителгән хезмәткәрләре саны 2023 елда – 281, 2024 елда - 242, ә 2025 елда 255 кеше тәшкил итте. Кызганыч ки, судьяларның отставкага китү тенденциясе саклана. Сәбәпләре һәркемгә билгеле», - дип билгеләп үтте ул.
