Казан федераль университеты каршындагы Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар
Муса Җәлилнең туган көне алдыннан Казан федераль университетының Дан аллеясындагы ректорлар бакчасында герой-шагыйрь бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте
Казан федераль университеты президенты Рияз Минзарипов Муса Җәлил иҗаты белән беренче тапкыр кайчан танышуы турында сөйләде. Ул шагыйрь истәлеген саклауның мөһимлеген искәртте.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов шагыйрьгә багышланган быелгы чаралар турында сөйләде.
Фото: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте
«Муса Җәлил Казан Педагогика институты рабфагында укыды. Безнең бинада ул күп тапкырлар чыгыш ясады, шуңа күрә аның мирасын һәм тормыш юлын өйрәнү - төп бурычларыбызның берсе», - дип билгеләп үтте ул.
ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов Варлам Шаламов истәлекләре белән уртаклашты, ул Муса Җәлилгә герой булырга мөмкинлек биргән берничә сыйфатны аерып күрсәткән. Беренчедән, ул комсомол, икенчедән, татар, өченчедән, университет студенты, дүртенчедән, әдәбиятчы һәм, ниһаять, шагыйрь.
Фото: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Кәрим Газизуллин, Айзат Вахитов һәм Илнар Камаев Муса Җәлилнең «Була кайчак», «Бүреләр», «Ышанма» шигырьләрен укыдыл. Аларның яңгырашы үзенә бертөрле атмосфера тудырды, тыңлаучыларда тирән хисләр уятты.
