Истәлек
Истәлек
Кәрзинеңне тотып кулларыңа,
Купме сукмаклардан атладың.
Яннарыңнан бер дә калдырмыйча,
Янәшәңдә аны сакладың.
Кәрзинеңә салып дәфтәр, каләм
Киткәнсеңдер урман-кырларга.
Туган ягың гүзәллеген күреп,
Аңа мәдхияләр җырларга.
Бәрхет түбәтәең кырын салып,
Нарат төпләренә яткансың.
Җае чыккан саен кәрзинеңне тотып,
Туган якларыңа кайткансың.
Камыш кәрзин, бәрхет түбәтәйләр,
Сакланадыр музей түрендә.
Тукаебыз мәңге онытылмас,
Яшәр һәрчак халык күңелендә.
Чураев Роман Сергей улы, 2023 ел.
