Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

2026 ел Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми елы дип игълан ителде

0

Түбән Новгород өлкәсе татарлары региональ милли-мәдәни мохтарияте Советының Сергач шәһәрендә узган киңәйтелгән утырышында 2026 елны Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми елы дип игълан итү тәкъдиме бертавыштан хупланды. Аның тууына быел 125 ел тулачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим белән Казан шәһәренең Түбән Новгород татарлары җәмгыяте рәисе, Рәшит Ваһапов Фонды директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясады.

Шулай ук очрашу барышында искәртелеп үтелгәнчә: 2026 ел Россия Президенты тарафыннан Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде; Татар дөньясында 2026 ел Габдулла Тукай елы булып узачак — быел шагыйрьнең тууына 140 ел тула.

Совет әгъзалары, Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми елын игълан итүне, әлеге вакыйгаларның гомуми концепциясенә бик яхшы туры килүен ассызыкладылар – әлеге инициативалар бер-берсен көчәйтеп тулыландыралар, тарихи хәтер һәм халыклар арасында булган диалогның бердәм мәдәни һәм тарихи мөхитен формалаштыралар.

Бу уңайдан, 2026 елга тәкъдим ителгән чаралар планы да бар инде.

Әлеге план кысаларында Уразавылда Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст кую, язучының туган җирендә юбилей тантаналары уздыру, шулай ук хәтер дәресләре, иҗади кичәләр һәм медия чыганаклары ярдәме белән зур күләмле мәгълүмати кампания оештыру ниятләнә.

Кави Нәҗминың Түбән Новгород җирлегендә туып, илебез үсешенә зур өлеш кертүе - Түбән Новгородлылар өчен зур әһәмияткә ия. Әлеге ел — Түбән Новгород татарларының бөтен илебез мәдәниятына керткән зур өлешен тагын бер кат искә алып китү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Алда аларны муниципалитетлар, җәмәгать оешмалары, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләре белән зур һәм бердәм эш көтә. 2026 ел биредәге җәмәгатьчелек өчен чыннан да бик әһәмиятле һәм тирән мәгънәле ел булыр дип өметләнәләр, диелә хәбәрдә.

  • Кави Нәҗми (Нәҗметдинов Габделкави Һибәт улы) — Түбән Новгород өлкәсенең Сеченов районында урнашкан Кызыл Утрау авылында туган, бүгенге татар прозасы һәм поэзиясенә нигез салучыларның берсе, гражданнар сугышы һәм гади халык язмышын бәян итүче әсәрләр авторы. Аның иҗатының төп темасын интернационализм һәм халыклар дуслыгы алып тора.
  • Ул Максим Горькийның замандашы, Татарстан Язучылар берлеген оештыручы һәм аның беренче рәисе. Шулай ук татар язучылары арасында СССР Дәүләт премиясенең беренче лауреаты булган шәхес.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net