Татарстан галимнәре Россия фәне көне кысаларында «Фәнни алга китеш» премиясенә лаек булды
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында Россия фәне көненә багышланган «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Фәнгә тугрылык өчен» номинациясендә ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, профессор Мәгъзүм Сәлахов лауреат булды. Аңа бүләкне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
«Иң яхшы галим» номинациясендә төп бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге номинациядә Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы җиңде.
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни-мәгариф комплексы үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2025 елда Татарстанда тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнар күләме ике тапкырга диярлек арткан, ә фәнни хезмәткәрләр саны төбәкнең яңа тарихында иң югары күрсәткечкә - 16,6 мең кешегә җиткән. Татарстан РФ субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында өченче урынны саклап кала.
ТР Рәисе шулай ук фәнгә ярдәм итүнең төбәк чараларын, шул исәптән «Фәнни алга китеш» премиясе, алдынгы инженерлык мәктәпләре төзү, Фән һәм технологияләр фонды конкурслары, «Лаборатория мөдирләре мәктәбе» һәм «Проректорлар мәктәбе» проектлары, шулай ук яшь галимнәр өчен торак субсидияләре программасын телгә алды. Аның фикеренчә, бу практикалар дәүләт фәнни-техник сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттыра һәм башка төбәкләргә дә таратылырга мөмкин.
Фәрит Мөхәммәтшин Мәгъзүм Сәлаховка бүләк тапшырганда аны чын галим һәм актив гражданлык позициясенә ия кеше дип атады. Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, мондый фән эшлеклеләре һәм аларның ачышлары Татарстанның бүгенге уңышлары нигезен тәшкил итә.
