Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әнвәр Нургалиев: Тормыш иптәшемне 45 яшьтә генә чын-чынлап кадерли башладым

0

Уфада «Текә татар» проектының чираттагы очрашуы узган, анда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев та катнашкан. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәмендә оештырылган бу чарада 30дан артык кеше – журналистлар, блогерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары җыелган. Очрашу барышында җырчы үзенең иҗат юлындагы авырлыклар, уңышлары һәм традицион гаилә кыйммәтләре турында ачыктан-ачык сөйләгән.

Проект авторы Гөлшат Сафина билгеләп үткәнчә, февраль аенда проектка өч ел булган. «Бу юлы без «Төп кунак» форматын сайладык. Әнвәр Нургалиев – бик тыгыз графиклы артист, шуңа карамастан, ул безнең чакыруны кабул итте. Аның килүе барыбыз өчен дә зур сөенеч булды. Очрашуны проектның туган көне уңаеннан оештырдык дисәк тә була», – диде Гөлшат Сафина «Татар-информ»га. Ул проектның киләчәктә дә үз йөзен саклап калачагына һәм үсеш алачагына басым ясады.

Әнвәр Нургалиев, гаилә кыйммәтләренә тукталып, яшь буынга үзенең киңәшләрен әйткән. Ул традицион татар гаиләсе турында сөйләгәндә, тормыш иптәшенә карата хисләренең еллар узгач кына тирәнәюен белдергән. «Тормыш иптәшемне 45 яшьтә генә чын-чынлап кадерли башладым. Шул вакытта гына мин моны тулысынча аңладым», – дип уртаклашты артист.

«Ул – үз эшенә бирелгән профессионал гына түгел, ә тирән фикерле шәхес тә. Социаль челтәрләрдән үк аның гаиләгә, рухияткә никадәр зур игътибар биргәнен күрә идек. Һәр нәрсәгә фәлсәфи карашы булган шәхес. Очрашуда бу тагын бер кат расланды, ул һәр сорауга бик тирән мәгънә салып җавап бирде», – диде проект авторы.

Очрашу әңгәмә белән генә чикләнмәгән, Әнвәр Нургалиев үзе белән гитарасын да алып килгән. «Ул үзе иҗат иткән һәм халыкка танылган популяр җырларын башкарып, күңелләрне җылытты. Шуңа күрә мин аны бу интервьюдан соң профессиональ җырчы буларак кына түгел, ә кеше буларак та бик хөрмәт итеп калдым. Вакыт үткәне сизелмәде дә, чөнки ачык интервью форматында үткән мондый очрашулар психологик яктан да, рухи яктан да бик җиңел булмаса да, без барыбыз да канәгать калдык», – диде Гөлшат Сафина.

«Текә татар» проекты бүгенге көндә Башкортстан татарлары арасында гына түгел, башка төбәкләрдәге милләттәшләребез өчен дә үрнәк булып тора. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар татар мәдәниятен саклап калырга һәм яшьләрдә милли горурлык хисен тәрбияләргә ярдәм итә. Очрашу азагында барлык катнашучылар да артист белән истәлеккә фотога төште һәм җылы теләкләрен җиткерде. Проект алга таба да «Төп кунак» форматында танылган шәхесләр белән кызыклы очрашулар үткәрергә ниятли.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net