Татарстанда яшәүче хатын-кыз ярты миллион сум югалта язган
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз, үзен дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларга ышанып, 100 мең сумнан колак каккан һәм ярты миллионны югалта язган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, гыйнвар ахырында 24 яшьлек кызга үзен кәрәзле компания хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтырата башлаган һәм телефон номерын яңадан теркәргә тәкъдим иткәннәр. Шуннан соң аңа имеш «дәүләт хезмәтләре хезмәткәре» шалтыраткан һәм ул мошенниклар белән аралашкан һәм алар инде аның исеменә кредит алырга омтылалар, дип сөйләгән.
Зыян күрүче ярты миллион сумга заем рәсмиләштергән, шуларның 100 000 не ул мошенниклар күрсәткән счетка күчергән. Калган акчаларны күчереп булмаган – операцияне туктатканнар. Кыз үзен алдауларын «Үзәк банк хезмәткәре» акчаны алуны таләп итә башлагач кына аңлаган. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.
