Кинорежиссёр Нурания Җамали Халисә Мөдәррисованың яңа китабы буенча фикер алышу оештыра
Язучы, драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисованың яңа китабы төрле язмаларны туплаган. «Сүзләр, йөзләр, эзләр» дип исемләнгән китапны тәкъдим итү кичәсендә язучының каләмдәшләре дә фикерләрен ирештерде, теләкләрен җиткерде.
«Халисә ханым белән Башкортстанда танышып кайттым. Ул безне күреп белмәгән килеш чәйгә чакырды. Мин бит инде аш-су остасы һәм анда сыйланган ризыкларның тәмлелегенә шаккатып кайттым. Гомумән, Халисә Мөдәррисовага сокланам. Кызганычка каршы, китабы соң килде һәм укырга мөмкинлегем булмады әлегә. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар телим», – диде танылган язучы һәм шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Мурат.
Шулай ук әдәби-мәдәни очрашу вакытында кинорежиссёр Нурания Җамали «Сүзләр, йөзләр, эзләр» җыентыгы буенча китап сөючеләр клубында фикер алышу оештырырга тәкъдим итте. Аның тәкъдимен хупладылар.
Алга таба шагыйрә Илсөяр Иксанова сүз алды. «Халисә апа, без сезне яратабыз, яңа китапларыгызны тәкъдим итү кичәләрен көтеп калабыз», – диде ул.
Чара язучының каләмдәшләре, иҗатташ дуслары чыгышлары белән дәвам итте.
