Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бозны эретәчәкбез: Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында ниләр булачак?

0

Өч мөһим вакыйганы берләштергән көрәш бәйгесе

12-14 февральдә Чаллы шәһәренең Боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ачык турнир узачак. Быел турнир берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КамАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлана.

63нче тапкыр үткәрелә торган ярышта 40тан артык команда һәм 400гә якын көрәшче катнашуы көтелә. Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек булачак. Беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең һәм ике өченче урын яулаучыларга 50шәр мең сум акчалата бүләк каралган. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин сөйләде.

«Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры – республикада иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Бу ярышны алырга теләүче районнар бик күп иде. Ләкин бөтен истәлекле вакыйгаларны искә алып, әлеге турнирны нәкъ менә Чаллы шәһәрендә уздырырга булдык. Чаллыда ярышлар һәрвакыт югары дәрәҗәдә уздырылып килде, быел да бик зур әзерлек бара. Ярышлар матур узар дип ышанабыз», – дип искәртеп узды федерация рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Турнир Сабантуй шикелле: килгән барлык көрәшче дә катнаша ала»

Чаллы шәһәре Көрәш федерациясенең башкарма директоры, ярышларның баш хөкемдары Рамил Хисмәтуллин Чаллы әлеге ярышларны күптәннән көткәнен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, шәһәр турнирны кабул итәргә тулаем әзер.

«Әлеге турнирны халык 5 ел рәттән сорый. Юбилей елына шулай туры китердек, без оештыруга бик җаваплы карыйбыз. Куркынычсызлык ягыннан да барысы да үтәләчәк. Игътибардан читтә калган мизгелләр юк – реклама да ясадык, баннерлар да урнаштырдык. Шәһәр халкы ярышлар узачагын белә. Әлеге турнирда монда килгән һәркем көрәшә ала. Татарстан чемпионатында башка төбәкләрдән көрәшчеләрне кертү тыелса да, әлеге турнир Сабантуй шикелле, килгән барлык көрәшче дә керә, әмма җиңүче булып чыгу зур тырышлык таләп итә. Кем җиңәчәген әйтү бик авыр», – диде ул.

Рамил Хисмәтуллин турнирда барлыгы 30дан артык хөкемдар эшләячәген искәртте.

«Хөкемдарларга килгәндә, моңа кадәр үзләре төрле елларда Муса Җәлил турнирында көрәшеп, җиңү яулаган көрәшчеләр хөкемдарлык итәчәк. Барлыгы 30дан артык хөкемдар, барысы да әзер. Соңгы ярышлардан соң онлайн караулардан бик күп кайтавазлар килде, димәк, халык көрәш белән кызыксына, көрәш карый, ярата», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры спортчылар һәм җанатарлар арасында иң дәрәҗәле турнир булуын искәртеп узды.

«Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры халык арасында иң дәрәҗәле турнир, көрәшчеләр иң көтеп алган ярыш. Чаллы безнең көрәштә үзенең зурлыгы, көрәшчеләре, әзерлеге белән аерылып тора. Турнир һәрвакытта да зур активлык белән үтә. 1964 елда турнир беренче тапкыр уздырылганда 50 көрәшче катнашкан, аннары әлеге саннар һәр ел үсеп барган», – диде ул.

Марсель Таһиров 63нче тапкыр узучы бәйгедә 350-400гә якын көрәшче бил алышачагын әйтте.

«Турнир ачык форматта уза, без Оренбург, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл республикаларына да чакырулар җибәрдек. Барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Соңгы ярышларны туры элемтә аша көрәш ярышларын 48 меңгә якын тамашачы карады, бу бик зур күрсәткеч», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Келәм һәм каләм бердәмлеге»

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына багышланган «Келәм һәм каләм бердәмлеге» китабын тәкъдим итте. Хезмәт Татарстан Көрәш федерациясе белән берлектә әзерләнгән, анда турнирның кайсы шәһәрләрдә уздырылуы, җиңүчеләр турында тулы мәгълүмат тупланган. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.

«Зур яңалыгыбыз бар. Быел Муса Җәлилнең тууына 120 тулу уңаеннан һәм әлеге турнирны тарихка ныклап кертеп калдырыр өчен Көрәш федерациясе белән бергәлектә ярышның тарихын чагылдырган хезмәт әзерләдек. Әлеге китапта бөтен чемпионнар тупланды, турнирның һәр елны кайда оештырылуы хакында мәгълүмат бирелде һәм журналистларның турнир турында язган язмалары тәкъдим ителде. Бик саллы, матур хезмәт килеп чыкты. Тарихка күз салгач, ярышлар турында күп төрле, үзенчәлекле мизгелләрне чыгарып була», – дип искәртте ул.

Илназ Фазуллин әйтүенчә, китапка турнирда төрле елларда җиңү яулаган 250дән артык көрәшченең фотолары да тупланган.

«Монда рекордлы 12 тапкыр җиңү яулаган Айрат Гыйлаевның исеме дә, турнирны 1 тапкыр җиңүчеләрнең исеме дә кертелгән. Китап Чаллыда узачак Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында көрәшчеләргә таратылачак. Сатып алырга теләүчеләр Татарстан Көрәш федерациясенә мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ватаным Татарстан» газетасы өчен турнирның әһәмияте бик зур»

Илназ Фазуллин әлеге турнир газета редакциясе өчен җаваплы һәм шатлыклы вакыйга булуын искәртеп узды.

«Ватаным Татарстан» газетасы өчен әлеге турнирның әһәмияте бик зур. Беренче елны ул көрәш турниры буларак кына уздырылса, бер елдан соң Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырыла башлый. Шөкер, хәзер әлеге ярыш буыннан-буынга бәйләнеп килә торган традиция, безнең редакция хезмәткәрләре өчен зур васыять кебек кабул ителә. Без аны бик рәхәтләнеп кабул итәбез, көтеп алабыз һәм һәр елны матур итеп уздырырга тырышабыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Иң матур алым өчен махсус бүләк

Турнирда Ильяс Галимов исемендәге махсус премия быел да үз көчендә калган. 30 мең сум күләмендәге акчалата приз турнирның финал алышларында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә биреләчәк. Әлеге премия 2021 елда гамәлгә кертелде, ул 2020 елда вафат булган танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә бирелә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ренас Кәлимуллин: «Бу турнирны гомеремдә дә ота алмам, дип уйлаганым исемдә»

7 тапкыр дөнья, 8 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин Муса Җәлил турнирын 9 тапкыр җиңгән көрәшче. Быел ул кабат келәмгә чыгарга әзерләнә.

«Муса Җәлил турниры турында хатирәләр мәктәптә укыган вакыттан килә. Мине әти мәктәптә укыганда Чаллыга Муса Җәлил турнирына алып барган иде. Көрәшчеләргә янган күзләр белән карап тордым, ул вакытта Ильяс Галимов, Рузил Ганиев кебек танылган көрәшчеләр көч сынаша иде. «Бу турнирны гомеремдә дә ота алмам», – дип уйлаганым исемдә. Аллаһка шөкер, тугыз тапкыр оттым. Быел үзем өчен унынчы юбилей ярышы булгач, бик отасы килә, әлбәттә. Дөрес, җиңел булмаячак. Яңа үлчәү авырлыгына күчтем. Күп көрәшчеләр 100 килограммнан 90 килограммга кадәр авырлык куачакбыз, диләр. Тырышабыз, Аллаһы теләсә, отарга дип барабыз», – диде ул.

Ренас Кәлимуллин бүгенге көндә татар көрәшендә тренерлык эшчәнлеге турында да сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә яшьләр арасында көрәшкә кызыксыну зур.

«Мин мәктәптә укытучы булып эшлим. Шунда ук тренерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәм. Үземә максат итеп күбрәк кечкенә балаларны җыюны куйдым. Мәктәптә 15-20 укучым бар, алар бөтенесе дә 1 сыйныфта укый. Хыялым зур – булачак Татарстан чемпионнарын тәрбиялисем килә. Алар әлегә сөлге дә тота белми, балачактан үстереп, дисциплинага өйрәтеп, зур кешеләр үстерәсем килә. Яшь буын көрәшкә тартыла, бу шатлыклы күренеш», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ярышлар тәртибе:

13 февраль

  • 08.30 – хөкемдарлар корпусы киңәшмәсе
  • 09.00 – барлык авырлык категорияләрендә ярышлар башлана
  • 11.00-11.40 – ярышларны тантаналы ачу
  • 11.50-12.30 – намаз уку вакыты
  • 12.30-18.00 – ярышларның дәвамы

14 февраль

  • 08.30 – хөкемдарлар корпусы киңәшмәсе
  • 9.00-11.00 – ярымфинал һәм финал көрәшләре
  • 11.00-11.30 – ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net