Чаллыда шәһәрнең юбилей елында 400 нче бала туган
Чаллыда ел башыннан алып 400 нче сабый дөньяга килгән. Әлеге бәхетле сан белән КАМАЗ бүлекчәсендә эшләүче Ришат Бәдриев һәм аның хатыны Алмазия гаиләсендә ир бала туган. Күп балалы гаилә улларына Илфат исемен кушкан. Бәхетле әти үзе дә, хатыны да күп балалы гаиләләрдә үскәннәр, шуңа күрә баштан ук зур һәм тату гаилә турында хыялланганнар. Бүген Бәдриевләрнең дүрт баласы бар – ике кыз, ике малай.
Уллары туу гаилә өчен өчләтә бәйрәм булып тора: малай Чаллының 400 еллыгы һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу елында дөньяга килде.
Шәһәр башлыгы гаиләгә бүләкләр тапшырды һәм Илфат 18 яшен тутырган көнне ачачак «вакыт капсуласы»нда теләкләр белән юллама калдырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов та гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлады.
