Марсель Таһиров: Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында барлык теләүчеләр дә катнаша ала
Быел «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында 350-400 көрәшче бил алышуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әйтте. Аның сүзләренчә, турнир ачык форматта уза, анда барлык теләгән көрәшчеләр дә катнаша ала.
«Турнир ачык форматта уза, без Оренбург, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл республикаларына да чакырулар җибәрдек. Барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Соңгы ярышларны туры элемтә аша 48 меңгә якын тамашачы карады, бу бик зур күрсәткеч», – диде ул.
Марсель Таһиров Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры спортчылар һәм җанатарлар арасында иң дәрәҗәле турнир булуын искәртеп узды.
«Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры халык арасында иң дәрәҗәле турнир, көрәшчеләр иң көтеп алган ярыш. Чаллы безнең көрәштә үзенең зурлыгы, көрәшчеләре, әзерлеге белән аерылып тора. Турнир һәрвакытта да зур активлык белән үтә. 1964 елда турнир беренче тапкыр уздырылганда 50 көрәшче катнашкан, аннары әлеге саннар һәр ел үсеп барган», – диде ул.
