Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Ватаным Татарстан» газетасы «Келәм һәм каләм бердәмлеге» китабын тәкъдим итте

0

«Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына багышланган «Келәм һәм каләм бердәмлеге» китабын тәкъдим итте. Хезмәт Татарстан Көрәш федерациясе белән берлектә әзерләнгән, анда турнирның кайсы шәһәрләрдә уздырылуы, җиңүчеләр турында тулы мәгълүмат тупланган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.

«Зур яңалыгыбыз бар. Быел Муса Җәлилнең тууына 120 тулу уңаеннан һәм әлеге турнирны тарихка ныклап кертеп калдырыр өчен без, Көрәш федерациясе белән бергәлектә ярышның тарихын чагылдырган хезмәт әзерләдек. Әлеге китапта бөтен чемпионнар тупланды, турнирның һәр елны кайда оештырылуы хакында мәгълүмат бирелде һәм журналистларның турнир турында язган язмалары бирелде. Бик саллы, матур хезмәт килеп чыкты. Тарихка күз салгач, ярышлар турында күп төрле, үзенчәлекле мизгелләрне чыгарып була», – дип искәртте ул.

Илназ Фазуллин искәртеп узганча, китапка турнирда төрле елларда җиңү яулаган 250дән артык көрәшченең фотолары да тупланган.

«Монда рекордлы 12 тапкыр җиңүче Айрат Гыйлаевның исеме дә, турнирны 1 тапкыр җиңүчеләрнең исеме дә кертелгән. Китап Чаллыда узачак Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында көрәшчеләргә таратылачак. Сатып алырга теләүчеләр Татарстан Көрәш федерациясенә мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин әлеге турнир газета редакциясе өчен җаваплы һәм шатлыклы вакыйга булуын сөйләде.

«Ватаным Татарстан» газетасы өчен әлеге турнирның әһәмияте бик зур. Беренче елны ул көрәш турниры буларак кына уздырылса, бер елдан соң Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырыла башлый. Шөкер, хәзер әлеге ярыш буыннан-буынга бәйләнеп килә торган традиция, безнең редакция хезмәткәрләре өчен зур васыять кебек кабул ителә. Без аны бик рәхәтләнеп кабул итәбез, көтеп алабыз һәм һәр елны матур итеп уздырырга тырышабыз», – диде ул.

  • Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ачык турнир 12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда узачак. Быел турнир берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КамАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлана.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net