Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлилнең 120 еллыгына «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» әдәби кичә оештырылды

0

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип аталган әдәби кичә уздырды.

Китапханәнең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Казан шәһәре Яңа Савин районы 155нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучыларын герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Чарага галим, тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин чакырылган иде. Ул – Татарстан фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә сакланган Муса Җәлил фондын тасвирлаучы галимнәрнең берсе. «Гамирҗан Миргаҗан улы Мирасханәдә Муса Җәлилнең 10нчы фонд астында сакланучы кулъязма мирасы белән таныштырды. Герой иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты», – диде «Татар-информ»га Нуридә Насыйбуллина.

Аның әйтүенчә, ел дәвамында «Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...» дип аталган әдәби күргәзмә – почмак эшләячәк. «Биредә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, халыкка аеруча киң танылган әсәрләре (татар, рус, инглиз телләрендә), аның тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләләр, шулай ук герой-шагыйрь турында әйтелгән фикерләр, аңа багышлап язылган шигырьләр, сценарийлар, Муса Җәлил әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның биобиблиографик күрсәткече урнаштырылган. Фотоархив әдипнең гаилә фотосурәтләре, аның әсәрләре буенча куелган һәм аңа багышланган спектакль күренешләре белән таныштыра», – диде ул.

«Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларга, герой-шагыйрь образын чагылдырган сәнгать әсәрләренә дә урын бирелгән. Шулай ук шагыйрь иҗатын өйрәнүче галимнәрнең фәнни хезмәтләре дә киң катлам укучыга тәкъдим ителә. Муса Җәлилнең ялкынлы иҗаты, каһарманлыгы халкыбыз күңелендә һәм тарихында мәңге саклана», – диде Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net