«Татармультфильм» берләшмәсе «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын чыгарган
«Татармультфильм» берләшмәсе «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын чыгарган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында проект турында сөйләделәр.
«Болгар риваятьләре» тулы метражлы анимацион фильмы сигез риваять нигезендә тудырылган. Анда шушы риваятьләрдәге Тимер исемле малай һәм археолог Александр Шмидтның маҗаралары гәүдәләнә», - диде «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев.
«Безнең эш мавыктыргыч булды. Безнең алда чынбарлык тарихи фактларны, риваятьләрне, песронажларны бер тарихка бәйләү бурычы тора иде. Нигезенә 1820нче елларда Казан губерниясендә баш архитектор булган Александр Шмидтны алдык. Төп герой – Тимер. Татарча версиясендә ул «Мин – Тимер» дип әйткәч, ул безнең мөхтәрәм Минтимер Шәриповичка (Шәймиев – «Т.И.) хөрмәт күрсәтү булыр дип уйладык», - диде берләшмәнең баш режиссеры Сергей Киатров.
Ул эш барышында Болгарга барганнарын, музейлар буенча йөреп, материаллар туплаганын әйтте. «Бер ел тирәсе эшләдек. Нәтиҗәдә, кызыклы тарихи мультфильм барлыкка килде дип уйлыйм», - диде.
Мультфильм бер сәгать дәвам итә, аның серияләп күрсәтә торган версиясе дә эшләнгән.
Азат Ганиев проектның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә булдырылганын билгеләп узды.
Матбугат очрашуында, шулай ук, «Әминә» анимацион роликлар сериясе турында сөйләделәр. Ул күңелле җырлар аша балаларга татар телен өйрәтүгә корылган.
Өченче проект – «Әдәби нурлар». Методик, белем бирү, мәгърифәтчелек юнәлешендәге проект язучы, шагыйрьләрнең тормыш юлы, танылган әсәрләре турында кызыклы мәгълүмат бирүне күздә тота.
