Россиядә коронавирусның иң таралган штаммы билгеле
Россиядә Сovid-19 белән зарарлануның яңа очракларының 99 процентын Xfg (Stratus) варианты тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр журналистларга Роспотребнадзорда. Бу хакта РИА Новости яза.
«Роспотребнадзор тарафыннан гамәлгә ашырыла торган геном эпиднадзор нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе территориясендә XFG (Stratus, Стратус) варианты өстенлек итүен дәвам итә. Аның өлеше COVID-19 яңа очраклары арасында 99 процент тәшкил итә», — диделәр ведомствода.
GISAID халыкара базасы мәгълүматыннан чыгып, XFG варианты шулай ук дөньяда өстенлек итә: бу штамм белән авыручыларның уртача өлеше 65 процентка җитә, яңа ачыкланган очраклар саны буенча беренче урында тора. Әйтик, АКШта бу өлеш якынча 75 процентка җитә, ә Бөекбританиядә — якынча 50 процентка.
