Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш округындагы татар оешмалары эшчәнлегенә югары бәя бирде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасына эшлекле сәфәре барышында Ерак Көнчыгыш федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гадәттәгечә, утырыш изге Коръән сурәләрен уку һәм дога кылудан башланды. Аннан соң рәсми шәхесләрнең сәламләү сүзләре яңгырады. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.
Утырышта Васил Шәйхразыев округтагы татар оешмаларының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, ул ассызыклаганча, 2018 елдан башлап мондый округ очрашулары ел саен Россиянең барлык федераль округларында уза. Бу төбәкләр арасында тотрыклы багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирә. Татар телен, мәдәниятен һәм дини традицияләрен саклау, яшьләр инициативаларын үстерү һәм урыннарда хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев катнашучыларга актив гражданлык позицияләре һәм конструктив диалог өчен рәхмәт белдерде. Җыелышта яңгыраган тәкъдимнәр Бөтендөнья татар конгрессының 2026 елга эш планын формалаштырганда исәпкә алыначак, дип билгеләп үтте.
