Кукмара районының Сәрдекбаш җирлегендә халык җыены узды
Бүген Сәрдекбаш авылы мәдәният йортында җирлекнең 2025 елда эшләнгән эшләре буенча хисап җыелышы үтте.
Җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев чыгышыннан күренгәнчә, Сәрдекбаш җирлегенә кергән 7 авыл буенча 362 хуҗалыкка 1279 кеше исәпләнелә, шуларның 256се — 17 яшьтән кече балалар. Авылларда барлыгы 53 студент төрле вузларда белем ала. Җирлектә 373 пенсионер яши икән. Бүгенге көндә җирлектә хөрмәткә лаеклы булган 2 тыл ветераны бар.
Узган ел 7 бала дөньяга килсә, ә 14 кеше вафат булган. Җирлектәге 3 шәхси эшмәкәр, 12 кече бизнес һәм 7 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.
Җирлек башлыгының хисабыннан соң район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина районда һәр тармакта башкарылган эшләр, икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.
Җыенда эчке эшләр бүлеге вәкиле Эльвира Закирова да чыгыш ясады. Ул районда узган ел җинаятьләр саны 2024 ел белән чагыштырганда ким булса да, мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны артуын әйтте. Узган ел безнең районда яшәүчеләр 52 миллион 250 мең сум акчаларын кырыгалдарларга күчерүләре турында сөйләде һәм мошенниклардан сак булырга чакырды.
Чыгышлардан соң алдынгылар бүләкләнде.
